Чаллы хатын-кызлары хәрби хезмәткә чакырылучыларга җылы киемнәр тегәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы хатын-кызлары хәрби хезмәткә чакырылучыларга җылы киемнәр тегәчәк

Әлеге изге гамәлдә 30 гүзәл зат катнаша.

Ир-атлар фронт кырларында булганда, хатын-кызлар – тегү машинасы артына утырачак. Шәһәребез активистлары хәрби хезмәткә чакырылучы ир-атларыбызга җылы киемнәр (кальсон, флис носкилар, балаклава һ.б.) тегә башларга җыена. 
“Мондый идея безгә хәрби хезмәткә солдатларыбызны озаткач килде”, - ди Алиса Насыйбуллина. Әлеге изге гамәлдә 30 кеше катнашырга теләк белдергән. Берәүләре эшли торган хатын-кызлар, икенчеләре – декрет ялындагылар. Аларның һәркайсы киемнәрне өйләрендә тегәчәк. Хәзерге вакытта тукыманың кайтуын гына көтәләр.  
“Барлыгы 100 эчке кием тегәсебез килә. Активистлар үзләренең акчаларын сарыф итте. Изге гамәлгә ир-атларыбыз язмышына битараф булмаган шәһәрдәшләр дә кушылды. Киемнәргә “Исән-сау әйләнеп кайт”, “Сине өйдә көтәбез”  һәм башка шундый язулы биркалар элергә планлаштырабыз", - дип бүлеште Алсу Насыйбуллина. 

 

фото Чаллы сайтыннан

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хәрби хезмәт изгелек

Нет комментариев