Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы җырчысына – Мактаулы исем

Бу юлы бәхет кемгә елмайды?

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге артисты Инзилә Сәлимова-Мөбәрәкшинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. 

Инзилә зур сәхнәгә композитор Ринәт Гобәйдуллин ярдәме белән  чыкты. Ул «Сердәш» ансамблендә сәхнә чыныгуы алды. Үзенә генә хас моңлы тавышы белән җырлавы нәтиҗәсендә тамашачы мәхәббәтен яулады. 

Инзилә шәһәркүләмендә уза торган чараларны үзенең матур чыгышы белән бизи. 

Редакциябезнең дусты – Инзиләне мәртәбәле бүләк алуы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Виталий Агапов Эврика Инзилә Сәлимова