Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы заводыннан запчасть урлап чыгучыларны тоттылар

Аларның иң өлкәненә 67 яшь.

Чаллыда 6 ир-ат шәһәр заводларының берсен талауда шикләнелә. Салынган зыян күләме – 4 млн сум. Ир-атлар 39 яшьтән алып 67 яшькә кадәр. Дүрт фигурантны сак астына алдылар, берсе –  өй арестында, алтынчысы – шәһәрдән читкә китмәскә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Полициягә урлау турындагы гариза белән заводның куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе мөрәҗәгать иткән. Шикләнелүчеләрнең шәхесләрен бик тиз ачыклаганнар. Шунысы мәгълүм: ир-атлар металл детальләрне заводтан җитештерү калдыклары, дип алып чыга торган булганнар. Моның өчен йөк транспорты һәм берсенең эш автомобилен эшкә җиккәннәр. Детальләрне шәхси йортта һәм гаражда саклаганнар. Соңрак запас частьләр сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләргә сатканнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев