Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда унике кешедә кызамык чире ачыкланган

Алар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар.

Чаллыда ел башыннан 12 кешедә кызамык чире расланган. “Ике ай өчен бу бик зур күрсәткеч”, - ди белгечләр. 

ТР Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә искәртүләренчә, әлеге авыру прививка ясатмаучылар да гына күзәтелә. Алар арасында өлкәннәр дә, балалар да бар. 

“Кызамыкка каршы вакцинация үтмәүчеләр һәм моңа кадәр аның белән авырмаучылар һәрвакыт куркыныч астында. Яшь барган саен чир авыррак кичерелә, - ди Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе клиник-эксперт эш буенча баш табиб урынбасары Евгений Стрельцов. 

Кызамык - тиз йогышлы авыру. Бу вакытта тән температурасы күтәрелә, тамак авырта, томау төшә, хәлсезлек күзәтелә. Соңыннан әкренләп тәнгә тимгелләр чыга башлый, күзләр кызара. Отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит кебек авырулар да баш калкытырга мөмкин. Иң куркынычы – кызамык энцефалиты һәм менингиты. Ул авыруның үлеменә дә сәбәпче була ала. 

Шуңа да табиблар сак булырга чакыра һәм кызамыктан саклануның бердәнбер чарасы итеп вакцинацияне атый. Бу процедура бушлай башкарыла. Моның өчен яшәү урыны буенча теркәлгән шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы