Чаллыда 15 бала юл һәлакәтенә эләккән
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 15 бала юл һәлакәтенә эләккән

Инспекторлар игътибарлы булырга чакыра.

Чаллыда 4 ай эчендә балалар катнашында 15 юл һәлакәте булган. Бәхеткә, барысы да тән җәрәхәтләре белән генә котылган. Күрсәткечләр узган ел белән чагыштырганда 6 процентка азрак. Хәзер каникуллар вакыты. Инспекторлар уяу булырга чакыра. Хәвеф-хәтәрләр булдырмау максатыннан алар шәһәрдә «Игътибар – балалар!» профилактик чаралар уздыра. Балалар йөртүче машина йөртүчеләрне тикшерәләр, җәяүлеләргә юл бирү-бирмәүләренә игътибар итәләр. Шулай ук  ата-аналар белән очрашулар оештырыла, лагерьда ял итүче яшүсмерләргә юл кагыйдәләре буенча викториналар, уеннар уздырыла. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев