Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 17 яшьлек егет питбайксыз калды

Ата-анасына зур штраф яный.

Машина юлыннан мотоциклда җилдерүче егеткә 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф яный. Аның питбайк йөртүгә таныклыгы булмаган. Транспортын штраф стоянкага озаттылар. 

Бу инде беренче шундый очрак түгел, ди инспекторлар. Ел башыннан 20дән артык яшүсмерне эләктергән. Кагыйдә бозучылар турында мәгълүмат балигълык яшенә җитмәгән балалар белән эшләү бүлегенә җибәрелгән. Балалардан тыш, ата-аналары да җаваплылыкка тартылачак. Транспорт биргәннәре өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балаларының иминлеген кайгыртырга, даими контрольдә тотарга, мотоцикл, питбайклар кебек куркыныч «уенчыклар» сатып алмаска чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев