Чаллыда 20 млн сумлык наркотик белән ике ир-атны тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 20 млн сумлык наркотик белән ике ир-атны тоттылар

Икесе дә моңарчы хөкем ителгән булган.

"Тула-1" постында инспекторлар Volkswagen Touareg автомобилен туктата. Тикшерү барышында төзелеш контейнерларына яшерелгән 20 кг наркотик матдә табалар. Аның 1 граммы гына 1 мең сумнан артык тора. Машинада 2 ир-ат була. Икесе дә моңарчы хөкем ителгән булган. Наркотик экспертизага җибәрелде. Ир-атлар кулга алынды. Аларга карата җинаять эше кузгатылачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев