Ни булган?
Чаллы халкы социаль челтәрләрдә шәһәр проспектлары буйлап йөрүче йөк машиналарына зарланып чыккан иде. Алар яңа салынган юллар торышы өчен борчылды. "Эссе көндә асфальт-бетон катламы тиз таушала. Хәсән Туфан проспекты тагын җимерелә инде", - дип яздылар. Әлеге проблеманы шәһәр мэры Наил Мәһдиев игътибарсыз калдырмады. Закон бозучыларга катгый чаралар күрергә кушты.
Чаллы автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрде. 5 көн эчендә алар 220 административ протокол төзеде. Машиналарның күбесе йөкләрен ачык килеш ташыган. Кайберләре юл кагыйдәләрен бозган.
Исегезгә төшерәбез, йөк машинасы белән юлларны бозган шофёрга 5-10 мең, вазифаи затлар - 25 мең, юридик затларга 300 мең сум штраф каралган.
Фотолар Чаллы Автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды
Нет комментариев