Чаллыда 286 штрафы җыелган ир-атны тоттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 286 штрафы җыелган ир-атны тоттылар

Аңа хәзер ни булыр?

Чаллы инспекторлары кичке якта куркынычсызлык каешын эләктермәгән ир-атны туктата. Мәгълүмат базасына кереп, аның 286 штраф түләмәвен ачыклыйлар. 38 яшьлек ир-атны полиция бүлегенә озаталар. Аңа түләнмәгән штраф суммасын ике тапкыр арттырып штраф салу, 50 сәгатьлек мәҗбүри эш яисә 15 көнлек арест яный.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев