Эш судка ук барып җитте.
Хәсән Туфан проспектында инспекторлар каешын эләктермәгән «Лада» хуҗасын туктарга сорый. Әмма 30 яшьлек ир-ат игътибар бирми, киресенчә, кызулап китә. Инспекторлар артыннан куа башлый. Һади Такташ проспектында гына тоталар. Ир-ат исерек булып чыга, таныклыгы да юк. Машинасы исәптән төшерелгән. Автомобилен штраф стоянкага озаталар, үзен – полиция бүлегенә. Икенче көнне үк суд аңа алкогольгә тикшеренү узмаганы өчен 10 көнлек арест билгели. ГАИ хезмәткәрләрен тыңламаганы өчен тагын 3 көн өсти.
Нет комментариев