Чаллыда укучыларга - 10ар мең сум, бер укытучыга 200 мең сум акча бирелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда укучыларга - 10ар мең сум, бер укытучыга 200 мең сум акча бирелә

34 укучы имтиханда 100 балл җыйган.

11нче сыйныф укучылары 7 учреждение базасында бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Җәмгыять белемен – 686, информатиканы – 456, биологияне – 336, чит телләрне – 299, физиканы 296 кеше сайлады.

424 укучыга I , II дәрәҗәдәге «Укудагы уңышлар өчен» медале  тапшырылды. 

Әдәбияттан тыш, барлык фәннәрдән Чаллы укучыларының имтихан нәтиҗәләре республикадагы уртача күрстәткечтән югары. Чаллыда 34 укучы имтиханнарда 100әр балл җыйган (химиядән 23, әдәбияттан – 6, информатикадан – 3, рус теленнән – 2). 

100 балл җыючыларының күпчелеге 30нчы (7), 19нчы мәктәптә (6), 78 лицейда, 26нчы һәм 41нче мәктәпләрдә (икешәр) 8, 9, 15, 20, 24, 34, 48, 57, 58, 61нче мәктәпләрдә һәм 84 лицей-интернатта (берәр) укый.

1 июльдә Чаллы мэры бу укучыларны һәм аларның укытучыларын кабул итә. Аларга акчалата премия бирелә. Укучыларга – 10ар мең сум, укытучыларга ике окладтан башлап. Әйтик, 7 укучысы химиядән имтиханда 100 балл җыйган  химия укытучысы 200 мең сум премия алачак. 

Чаллыда 305 укучы нәтиҗәләрен яхшырту өчен имтиханнын кабат тапшырачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча бала ана капиталы

Нет комментариев