Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 35 яшьлек ир-ат күзсез кала язды: ботак баш миенә кадәр кадалган

Аңа 1 сәгатьтән артык операция ясаганнар.

5нче шәһәр хастаханәсе офтальмологлары 35 яшьлек ир-атның күзен саклап калуга иреште. Урманда аның күзенә черегән ботак кисәге кадала һәм 8 миллиметр кала баш миенә кадәр кадала. 

Фаҗига Сосновый Бор посёлогы янындагы урманда була. Ир-ат дуслары белән балыкка килгән була. 

«Бу көнне чиртмәде, шуңа күрә урманда йөреп алырга булдык. Яңгыр явып үткән, аяк тая иде. Бер урында таеп китеп, агач кәүсәсенә абынып йөзтүбән капландым. Корыган ботак туп-туры күземә кадалды. Күзнең авыртуына чыдарлык түгел иде», – дип искә ала ул көнне зыян күргән шәһәрдәш. 

Корыган ботак уң як күзенә кадала һәм сына. Руль артына ул утыра алмый, шәһәргә дуслары алып кайта. Аннан хатыны белән хастаханәгә ашыгалар. Килү белән табиблар тикшерү уздыра. Күз алмасы урыныннан күчкән, күрү сәләте 0% дигән диагноз куялар. Томографиядә дә күз нервлары зарарлануы ачыклана. Моннан тыш, 7 мм озынлыктагы ботак баш сөяге нигезендә кысылып калган була. Офтальмолог Булат Шәйдуллин авыр очрак булганын аңлый – күз алмасы каш дугасы өстенә таба күчкән була. Ир-атны тизрәк операциягә әзерлиләр. Микроскоп белән ботакны, 20дән артык агач кабыгы, чүпләрне чыгаралар, күз алмасын урынына утырталар. 

«Операция 1 сәгатьтән артык дәвам итте. Пациентның күзен һәм өлешчә күрү сәләтен саклап калу өчен кулыбыздан килгәнне барысын да эшләдек. Теләгебезгә ирештек. Мондый травма белән башкача булыр дип уйлаган идек. Берничә көннән операция җөйләрен салдырачакбыз. Соңыннан ул дәвалануны өендә дәвам итәчәк», – ди офтальмолог Булат Шәйдуллин. 

Катлаулы операция кичергән балыкчы егет табибларга рәхмәтләрен белдерә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев