Чаллыда 35 катлы кунакханә төзелә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 35 катлы кунакханә төзелә

Проект Татарстан Инвестиция советы утырышында хупланды.

Татарстанның Инвестиция советында Чаллыда 35 катлы кунакханә төзелеше проектын карап, хупладылар. 
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина әйтүенчә, проектны тормышка ашыру өчен 4 млрд сумга якын акча кирәк. 

«Әлегә 3,9 млрд сум игълан ителгән, әмма күбрәк тә кирәк булыр, чөнки бу катлаулы архитектуралы биек бина», – диде ул. 

Кунакханә биш йолдызлы һәм 498 номерга исәпләнгән. Анда конференц-заллар, панорамалы ресторан, офислар, SPA-комплекс, сәүдә галереялары булачак. «Чаллы Тауэр» компаниясе вәкиле әйтүенчә, аның төп кунаклары эшлекле кешеләр булачак.
Кунакханә Чулман буенда төзеләчәк. Аны 2030 ел ахырында файдалануга тапшырырга планлаштыралар. 
Фото шәр хакимиятеннән алынды.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыга 400 инвестиция советы

Нет комментариев