Чаллыда   яңа елда 41  бала туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа елда 41 бала туды

Аларның 25е кыз.

Мәгълүм булганча, Яңа 2024 елда Татарстанның беренче баласы Чаллыда дөньяга килде. 1 январьдә Кама балалар медицина үзәгендә 0 сәгать 40 минутта малай туды. Аның авырлыгы – 3925 грамм, буе – 56 см. Сәүбәновлар улларына Идел (фотода) дип исем куштылар. Иделнең аягы җиңел булды. Аңардан соң бәйрәм көннәрендә Чаллыда тагын 40 бала туды.

«Сабыйларның 25е кыз, 16сы малай», – ди ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. 

Фото ЗАГС идарәсеннән алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы

Нет комментариев