Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 яшьлек малайны урладылар

Әнисе Нигина әйтүенчә, бу әтисенең генә эше.

Чаллыда көпә-көндез 4 ир-ат 5 яшьлек сабыйны урлап качтылар. Әлеге җинаять подъезд домофоны видеокамерасына эләкте. 

Баланың әнисе Нигина Мирзаянова бу элекке ире - Маратның эше генә ди. Алар узган елның июнь аенда аерылыша. Кечкенә Әмир әнисе белән яши. Нигина иренә сабый янына килеп йөрергә комачауламый. Январь аенда ир-ат 2 тапкыр баланы алып китә һәм элемтәгә чыкмый. Берсендә - бер көнгә, икенче очракта  ярты елга югала. 

Борчулы ана сабыеның нинди балалар бакчасына йөрүен белеп ала. Бакчага иртәрәк килеп, Әмирне өенә алып кайтып китә. Тик бәхетле очрашу озак дәвам итми. 4 көннән соң  әти кеше тагын килеп җитә. Бу юлы инде ир-атлар белән. Алар ана белән баланы подъезд төбендә сагалап торалар.  

“Без урамнан өйгә кайтып килә идек. 4 ир-ат басып тора. Алар арасында элекке ирем Марат та бар. Ул баланы тартып алыр өчен, кулымны нык итеп борды. Бала елый башлады. Сабыйны күтәреп чит машинага утыртып җибәрде", - ди Нигина.  

Полиция хезмәткәрләре Марат белән элемтәгә чыга. Аны эзләүгә бирелгәнлеге һәм җинаять эше кузгатылачагы турында кисәтәләр. Әмма Марат бала белән кая качканлыгын әйтмәячәген белдерә. 

"Марат аерылышкан өчен миннән бала ярдәмендә үч ала. Яшәү урынын гел алыштырып тора. Баланың психикасын боза. Аның турында бөтенләй уйламый. Шуны да әйтәсем килә: Мин аның беренче хатыны түгел. Аның миннән алдагы гаиләсеннән дә балалары бар", - дип яза ул социаль челтәрендә. 

Үзен кая куярга белмәгән ана кеше ярдәм сорый. Ул полициягә, прокуратурага һәм тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән. Әлегә нәтиҗәсез.

Без Нигина белән элемтәгә кердек. Әлегә ул эштә булуын белдерде. Бушагач, килеп чыккан проблема турында сөйләргә вәгъдә итте.

Эчке эшләр идарәсендә әлеге проблема контроль астында булуын, тикшерү эшләре баруы турында әйттеләр. 

Фото Нигина Мирзаяновадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана