Чаллыда 5 каттан егылып төшеп үлгән сабый ата-анасын җаваплылыкка тартачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 каттан егылып төшеп үлгән сабый ата-анасын җаваплылыкка тартачаклар

Җинаять эше судка җибәрелде.

Тиздән Чаллыда 35 яшьлек һәм 29 яшьлек ата-ананы хөкем итәчәкләр. Алар 1 яшьлек сабыйларының үлемендә гаепләнә.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига быел, 24 августта ГЭС бистәсе йортында килеп чыкты. 5нче каттан нарасый егылып төшеп үлде. Бу вакытта баланың ата-анасы исереп ятып йоклаган була. 3 һәм 1 яшьлек кызлар караусыз булалар. Кечесе исә урындыкка басып, тәрәзә төбенә менә. Җәй, эссе вакыт. Тәрәзә ачык була. Сабый төрле тән җәрәхәтләре алып, шәһәр хастаханәсендә һәлак булды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев