Чаллыда 5 кг авырлыкта бала туды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 5 кг авырлыкта бала туды

Гаилә кесарево ясату өчен Алабугадан ук килде.

Чаллының перинаталь үзәгендә 5 кг 135 грамм авырлыкта малай дөньяга аваз салды. Гаиләдә ул өченче бала. Әлеге сөенечле хәбәрне Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 

"Сабый кесарево юлы белән туды. Операция уңышлы үтте. Сабыйны әнисе белән бала табу йортыннан чыгардылар, - ди бала тудыру бүлеге мөдире Анастасия Столярова. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана

Нет комментариев