Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 50 яшьлек хатын-кыз 700 мең сумга алданды

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан.

Чаллыда мошенниклар тозагына тагын бер шәһәрдәш эләкте. Ул 700 мең сумга алданды. Җинаятьчеләр банк һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләре булып шалтырата. Янәсе шәһәрдәш исеменнән билгесез кешеләр кредит алырга уйлый. Дәлилгә документ фотоларын, җинаять эше кузгату кәгазен җибәрәләр. 50 яшьлек хатын-кыз ышана. Мошенниклар нәрсә куша – шуны эшли. Алар әйтүе буенча кесә телефонында махсус кушымта булдыра. Шул кушымта аша мошенниклар шәһәрдәшнең бөтен шәхси мәгълүматларын белә һәм үзләре 2 кредит алып, акчаларны үз счётларына күчерә. Шуннан аларның эзе дә югала. Алданганын аңлап, зыян күргән хатын-кыз хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер мошенникларны эзлиләр. Алар Мәскәү, Кемерово, Волгоград, Иркутск, Ростов, Ульяновск, Төмән, Саратов, Свердловск өлкәләре, Татарстан, Бурятия, Приморский крае  һәм Хабаровск, Ямал-Ненецк округларында теркәлгән телефон номерларыннан шалтыратканлыгы билгеле. Барлыгы 19 номер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WhatsApp смартфон телефон мошенник закон интернет җинаять