Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 66 яшьлек ир-ат әти булды

Белгечләр әйтүенчә, әти-әни булырга беркайчан да соң түгел.

Узган ел Чаллыда 5369 бала дөньяга аваз салды. Аларның 52 проценты – малайлар, калган 48 процентын кызлар тәшкил итә. 57 гаиләдә игезәк балалар туган. Белгечләр әйтүенчә, балаларның күбесе (538 сабый) декабрьдә туган, иң азы (384 сабый) – сентябрьдә.

Чаллыда өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр дә бәби алып кайткан. Олы яшьтәге әнигә – 48 яшь, иң олы яшьтәге әтигә – 66.  

Исегезгә төшерәбез, агымдагы ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев