Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7 яшьлек бала хәлсезләнеп хастаханәгә эләкте

Анда берьюлы 3 вирус ачыкланды.

Йогышлы авырулар хастаханәсендә 7 яшьлек баланы дәваладылар. Ул медицина учреждениесенә бик авыр хәлдә эләгә. Тән температурасы 40ка җитә, косып, эче китеп чирли. Моннан тыш, ютәле дә була. Моңарчы бала үз шифаханәсендә дәвалана. Нәтиҗәсе булмый. Әнисе йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Биредә анализлар алалар. Малайда берьюлы 3 вирус - В гриппы, коронавирус һәм ротовирус – ачыклана. Табиблар тиешле чаралар күрәләр. Бала 2 көн эчендә хәлләнә. 

Табиб-инфекционист Оксана Полозова әйтүенчә, мондый очракта дәвалануны тизрәк башларга кирәк һәм пациент күзәтчелек астында булырга тиеш. Аеруча балалар. Алар чирне авыр кичерә. Дәвалану барышында малайның анализларын алып, вируска тикшереп торганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб табиблар