Чаллыда 7 укучы француз теленнән ОГЭ бирә
Физик мөмкинлекләре чикле укучылар өчен имтиханда күбрәк вакыт бирелә.
Бүген 9 сыйныф укучылары чит телләрдән ОГЭ бирә. Исемлектә - 556 укучы. Күбесе, 547 бала инглиз телен сайлаган. 2 укучы имтиханны немец теленнән һәм 7се француз теленнән тапшыра.
ОГЭ сәгать 10:00дә башлана. Исегезгә төшерәбез, имтихан ике өлштән тора. Язма өлешенә 120 минут вакыт бирелә, телдән җавап бирүгә -15 минут. Физик мөмкинлекләре чикле укучылар өчен ОГЭның телдән өлеше 30 минутка күбрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев