Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7000 «акыллы» домофон куела

Сүз уңаеннан, 1 октябрьдән домофон өчен түләү системасы үзгәрде.

Шәһәрдә «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте күпкатлы йортларга «Акыллы» домофон кую эшен дәвам итә. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев әйтүенчә, бүгенге көндә 2400 заманча домофон эшли. Барлыгы шәһәр йортларында 7000 шундый җайланма урнаштырылачак. 

«Бу эш 2023 елның 30 декабернә тәмамланырга тиеш. «Акыллы» домофон шәһәрдәшләр өчен бик уңайлы. Махсус кушымта ярдәмендә подъездга керү ишеген ачып, 112 телефонына шалтыратып, кем килгән күреп, камерага язылганны карап була. Бу – куркынычсыз система. Шәһәрдәшләр алардан канәгать», – дип белдерде җитәкче.

Сүз уңаеннан, 1 октябрьдән домофон өчен түләү системасы үзгәрде. Хәзер домофон хезмәтенә бер квадрат метр торак мәйданы өчен  55 тиен исәбеннән түләргә кирәк. Элек бу фатирда яшәгән кешеләр санына бәйле иде. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы