Чаллыда 8 яшьлек малайны машина бәрдерде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 8 яшьлек малайны машина бәрдерде

Бала автомобиль арасыннан кинәт килеп чыккан.

А. Әбсәләмов проспектындагы йорт эчендә Hyundai Creta машинасы 8 яшьлек малайны бәрдерде. Социаль челтәрләрдә видеосы да бар. Бала тезелеп торучы машиналар арасыннан кинәт юлга йөгереп чыга. Бу вакытта автомобиль килә. Ул туктарга өлгерми. Малайны БСМПга озаталар. Ул нейрохирургия бүлегендә дәвалана. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев