Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 9 яшьлек кызны көчләделәр

Гаепләнүче ир-ат Минзәлә районыннан.

Чаллыда 38 яшьлек ир-ат 9 яшьлек кыз баланы көчләүдә гаепләнә. 

Вагыйга 2 сентябрь кичке сәгать 6да була. Ике кыз подъезддан төшеп килгәндә педофил туктатып, өенә керергә тәкъдим итә. Тәм-томнар, акча белән алдый. Кызларның берсе баш тарта, икенчесе ризалаша. Шунда ир-ат аңа карата сексуаль характердагы гамьсез гамәлләрен кыла. Кызны чыгарып җибәрә, үзе кача. 

Хокук сакчылары педофил эзенә бик тиз чыгалар. Ул Минзәлә районыннан. Төгәл эш урыны юк. Квартираны да арендага алып бер хатын белән яшәгән була. 

Хәзер ул сак астында. Җинаять эше кузгатылды. Гаепләнүчегә 12 елдан алып 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный, ди ТР Тикшерү комитеты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев