Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 9 май көнне югалган ир-атны эзлиләр

Якыннары белдерүенчә, ул табиб ярдәменә мохтаҗ.

Чаллыда 53 яшьлек ир-атны эзлиләр. Әсхәт Гайсин 9 майда 58/18 йортындагы фатирыннан иртәнге 5тә эшкә дип чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шәһәрдәшебезнең өстендә "КАМАЗ" язуы төшерелгән эш костюмы, буй-буй сызыклы соры төстәге свитер, башында кара бәйләм шапка була. Буе 176 сум тирәсе, уртача гәүдәле, аксыл чәчле. Якыннары белдерүенчә, ул табиб ярдәменә мохтаҗ. Соңгы тапкыр ул алар белән югаласы көнне көндезге 12дә элемтәгә чыга. Соңыннан бер шәһәрдәшебез җәмәгать тукталышларының берсендә аның телефонына тап була. Һәм аның аша якыннарына шалтыратып, бу хакта хәбәр итә. 

"Волонтерлар исә аны көн дә эзләргә чыга. Бүген алар шәһәрнең 58 комплексын һәм "КАМАЗ" заводы яны территорияләрен карап чыгачак, хастаханәләргә шалтыратып мәгълүмат туплаячак", - ди Россиянең Татарстан буенча балаларга ярдәм итү милли үзәгенең «Орел. Татарстан» доброволецлар эзләү-коткару отряды җитәкчесе Альбина Сәгыйрова.

Ир-атны күрүчеләр: 8-905-373-21-35,  8-917-260-474-31-02, 102, 112 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эзлиләр