Чаллыда 9 меңгә якын кешегә эш урыны табып бирделәр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 9 меңгә якын кешегә эш урыны табып бирделәр

Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 6098 вакансия бар.

Чаллының «Россия эше» кадрлар үзәгенә ел башыннан 10527 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүген 968 кеше рәсми рәвештә эшсез статусына ия. Эшсезлек күрсәткече Чаллыда – 0,34 процент, Татарстанда 0,42 процент тәшкил итә. Ел башыннан барлыгы 8925 кеше эш белән тәэмин ителгән. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында тагын 6098 вакансия бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хезмәт мәшгульлек

Нет комментариев