ГЭСтагы күпкатлы йортта янгын чыкты.
Янгын ГЭС бистәсендәге 8А/1 йортында чыга. МЧС хезмәткәрләре белдерүенчә, дүртенче каттагы балкон яна башлый. Ялкын бүлмәгә күчә. 3 бүлмәле фатирда 86 яшьлек әби үзе генә була. Бәхеткә, коткаручылар урынга тиз килеп җитә. Аларны төтеннән исергән шәһәрдәшне урамга алып чыга. Табиблар аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озата.
Нет комментариев