Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда абыйлы-энелене машиналар урлауда гаеплиләр

Тикшерү барышында аларның берсе барысын да сөйләп бирде.

Полиция хезмәткәрләренә 5 шәһәрдәш мөрәҗәгать итә. Алар машиналарының куйган урыннан юкка чыгуы турында хәбәр итә. Автомобильләрнең өчесе төзексез, кар астында калган була. Билгесез кешеләр аларны трос белән тартып чыгарып алып китә. 

Хокук сакчылары автомобиль каракларының эзенә патруль вакытында чыга. Алар кар астында калган машинаны кабызырга тырышкан шикле ир-атка игътибар итә. Автомобиль капоты ачылган, яңа аккумулятор тоташтырылган була. Янда торучы машина да ачык килеш тора. Полиция хезмәткәрләре ир-аттан машина документлары сорый. Ул югалып кала, документлары булмый. Ир-атны полиция бүлегенә озаталар. 

36 яшьлек ир-ат моңарчы берничә тапкыр хөкем ителгән. Тикшерү барышында ул 3 автомобиль урлавы турында сөйли. Бу эштә аңа 25 яшьлек энекәше ярдәм итә. Урланган машиналарны алар күрше республикадагы металл кабул итү пунктына илтеп тапшыралар. 

Абыйлы-энеле шәһәрдәшләргә "машина урлау" һәм "урлау" маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылды. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев