Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Андрей Яранцев белән хушлаштылар

«Шәһәр үзенең каһарман улын онытмаячак: аның исеме «Ватан-ана» мемориал комплексына язып куелачак», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Бүген Чаллыда Украинада хәрби операциядә һәлак булган 42 яшьлек сапер Андрей Яранцев белән хушлаштылар. Шәһәрдәшебез моңа кадәр Дагыстан һәм Чечен республикаларында контртеррористик операцияләрдә катнашкан, аннары Югославия, Босня-Герцеговинада булган. Сапер булып янә Чечен республикасында хәрби бурычын үтәүне дәвам иткән. 2014 елда Луганск халык республикасында булган. 2016 елдан башлап Сирия-Гарәб республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, 2022 елның февраленнән янәдән Украинада махсус  хәрби  операциядә хәрби бурычын үтәгән. Андрейның гаиләсе дә, балалары да булмаган. 

Хушлашу чарасына ТР Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, туганнры, дуслары килгән иде. ТР Президенты, Министрлар кабинеты һәм Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Дәүфит Хәмәдишин мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклашты. Андрей Яранцевның чын көрәшче булуын искәртеп үтте. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев та хәрбинең әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашып: «Улыгыз Ватанга хезмәт итүне сайлады. Андрей Алексеевич илебезнең төрле хәрби частьләрендә хәрби хезмәт үтте. Кайда гына булса да, батырлык, кыюлык үрнәге күрсәтте. Шуның өчен дәүләт бүләкләренә ия булды. Гомеренең соңгы көненә кадәр Ватанга тугры калды. Шәһәр үзенең каһарман улын онытмаячак: аның исеме «Ватан-Ана» мемориал комплексына язып куелчак», – диде. 

Андрей Яранцев Чаллыда туып-үскән. Урта-техник белем алган. «За отвагу», «За ратную доблесть», Жуков медальләре, Донецк һәм Луганск халык респбликасының дәүләт бүләкләренә ия булган.

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.

Башка яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция