Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда әни кеше балаларын 2 ел буе мәктәпкә йөртмәгән

Суд аны ана хокукларыннан мәхрүм итте.

Чаллыда балаларын тиешенчә карамаучы ана эше буенча суд утырышы булды. Аны ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр.

Әлеге хатын-кыз беркайда да эшләми, спиртлы эчемлекләр куллана. 10 һәм 15 яшьлек балаларына да тиешле тәрбия юк. Яшүсмерләр 2 ел дәвамында мәктәпкә йөрми – компьютер уеннары белән мавыга. 

Гаилә махсус органнар күзәтчелеге астында була. Аңа күп тапкыр кисәтүләр ясыйлар. Психо-неврологик диспансерга барып дәваланырга киңәш итәләр. Әмма ул колагына да алмый. Соңгы тикшерү барышында гаиләнең 10 кв. метр мәйданлы фатирда яшәве ачыклана. Анда өстәл, бер карават һәм шкаф кына була. Уңайлыклар юк. Тәртип юк. Санитар таләпләр үтәлмәгән. Балаларны ашатырлык ризык та булмый. Тикшерү органнары судка мөрәҗәгать итүдән башка чара тапмый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев