Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашханәләрне тикшерәчәкләр

«Тәртип булырга тиеш», - диде мэр.

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ашханәләрне, ризыкның сыйфатын даими тикшерүләре турында хәбәр итте. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәктәп туклануы даими игътибар үзәгендә булырга тиеш дип искәртте.

«Шулай ук предприятие ашханәләрендә дә контроль дә булырга тиеш. Сездә, Роспотребнадзорда, тәэсир итүнең җитди кораллары бар. Кирәк икән, ашханәләрне яба да аласыз, – диде мэр. – Тәртип булырга тиеш. Мәктәп һәм балалар бакчаларында туклану тиешле дәрәҗәдә оештырылсын. Сәнәгать предприятиеләре ашханәләрендәге уңай тәҗрибәне күрсәтү, ә булган кимчелекләрне бетерү зарур». 

Чаллы мэры төрле милектәге ашханәләрдә күчмә утырышлар үткәреп, булган проблемларны чишү юлларын табарга тәкъдим итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ризык туклану закон бала ана капиталы