Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашханәләрне тикшерәләр

Санитар таләпләр үтәлмәгән очракта ашханәләр ябылачак.

Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә хезмәткәрләре прокуратура таләбе буенча шәһәрнең эре предприятиеләре ашханәләрен тикшерә. Бу эш декабрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Санитар таләпләр үтәлмәгән очракта ашханәләр ябылачак. «Прокуратура таләбе буенча сәнәгать объектларының ашханәләрен тикшерү исемлеге булдырылды. Без аларга планлы һәм плансыз рәвештә барабыз һәм әзер ризыкларны, шулай ук чималның да сыйфатын тикшерәбез. Эре предприятиеләр ашханәләрендә тикшерүләр булды инде. Җитди кимчелекләр табылмады. Вак-төяк җитешсезлекләрне шунда ук бетерергә куштык. Кайбер җитәкчеләрне административ җаваплылыкка тартырга, кайберләренә судта җавап бирергә туры киләчәк», –  диде баш санитар табиб Илгизәр Бариев. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тикшерүләрнең темпын киметмәскә кушты.

– Ашханәләр шәхси булса да, предприятиеләрдә безнең кешеләр эшли. Ә кеше сәламәтлегенең 99 проценты дөрес тукланудан тора. Шуңа күрә бу эшкә җаваплы карарга кирәк. Ялынырга кирәкми. Сез федераль орган, тәртип булуын таләп итегез. Ә мәктәп ашханәләре өчен без җавап бирәбез. «Мәктәп туклануы» комбинатының сыйфатлы ризыклар алырга мөмкинлекләре бар.  Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре алдында ике төп бурыч тора: балаларның куркынычсызлыгын һәм аларны сыйфатлы, файдалы ризык белән тәэмин итү, – дип искәртте ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы