Чаллыда авария: 61 яшьлек ир-ат гомере өзелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авария: 61 яшьлек ир-ат гомере өзелде

Машина йөртүче юлдан үткәрмәгән.

Җиңүнең 40 еллыгы урамында юл һәлакәте нәтиҗәсендә 61 яшьлек ир-ат гомере өзелде. Ул светофорсыз җәяүле юлыннан чыккан була. Бу вакытта юлдан ВАЗ-2109 машинасы килә. Юл кагыйдәләре буенча, 75 яшьлек автомобиль хуҗасы тизлеген киметеп, аны үткәреп җибәрергә тиеш була.

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә җәяүле юллары алдыннан тизлекләрен киметергә сорый. Җәяүле юлыннан чыгучыларга да игътибарлы булырга киңәш итә. 

Чаллы ДАИ фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев