Чаллыда авария нәтиҗәсендә 2 пассажир хастаханәгә озатылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авария нәтиҗәсендә 2 пассажир хастаханәгә озатылды

Юл-транспорт һәлакәте Автозавод – Тынычлык проспектлары киселешендә булды.

“Лада Калина” машинасы белән “Hyundai Solaris” автомобиле бәрелеште. Юл кагыйдәләрен "Лада"ның 27 яшьлек хуҗасы боза. Ул Автозавод проспектыннан барганда светофорның кызыл төсенә чыга. Бу вакытта Тынычлык проспектыннан “Hyundai Solaris” хәрәкәт иткән була. Авария шулхәтле көчле була ки, чит ил машинасы бордюрга бәрелеп, каршы полосага чыга. Юл билгесен аудара.

Ике машинаның да пассажирлары зыян күрде. Берсенә 28, икенчесенә – 19 яшь. Алар шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә озатылды. 

 

Чаллы Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл-транспортһәлакәте

Нет комментариев