Аны «зебра»да машина бәрдергән иде.
18 ноябрьдә 40 лет Победы урамындагы «зебра»да 41 яшьлек хатын-кызны машина бәрдергән иде.
Хатын-кызны ашыгыч ярдәм хезмәте БСМПга алып китте. Табиблар бер атна аның тормышы өчен көрәштеләр. Хатын кыз ИВЛга кушылган килеш реанимациядә ятты. Ләкин терелә алмады.
20 яшьлек «Лада Гранта» машинасын йөртүченең саксызлыгы нәтиҗәсендә вакытсыз яшь гомер өзелде.
Нет комментариев