Чаллыда автобуслар төнге 11гә кадәр йөриячәк
Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Шәһәр хакимиятендә җәмәгать транспорты үсешенә багышланган матбугат конференциясе булды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов әйтүенчә, бүгенге көндә «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесендә 135 «НЕФАЗ» автобусы бар. Предприятиедә 216 автобус йөртүче тупланган. Бу барлык маршрутларда зур автобуслар йөртергә мөмкинлек бирә. «Горкоммунхоз» территориясендә бокслар реконструкцияләнгән, автобусларны юуу һәм ремонтлау урыннары да бар. Бүгенге көндә «Тула-2» һәм Ш. Усманов тукталышларын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Бу – тукталышларда шоферлар өчен ял итәргә мөмкин була дигән сүз.
Фәрид Сәлахов халык арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләренә дә тукталды. Сораштыручыларның 42 проценты зур автобуслар санын арттырырга кирәклеген әйткән, 27 проценты маршрутларны үзгәртүне сораган, 16 процент автобусларны 23 сәгатькә кадәр йөртергә тәкъдим иткән.
Якын киләчәктә автобуслар төнге 11 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Шәһәрдә җәмәгать транспорты инфраструктурасын яңарту буенча да эш алып барыла. Тукталышларга 52 табло куелган. Алар әлегә тест режимында эшли. Киләсе елга тукталышларга тагын 100 җайланма кую һәм видеокамералар белән җиһазларга планлаштыралар.
Автобусларда билет бәясен карта яисә акча белән түләп була.
9 декабрьгә кадәр шәһәр халкыннан җәмәгать транспорты эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр кабул ителә. Тәкъдимнәрне автобуслардагы куар код аша җиткерерг кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев