Чаллыда автойөреш узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда автойөреш узды

Аны автогигант яшьләре оештырды.

«КАМАЗ» ГАҖның логистика үзәге яшьләре якынлашып килүче 1 май бәйрәменә гадәти булмаган чара уздырдылар. Шәһәр буенча автойөреш оештырдылар.
Старт алдыннан машиналарны 1 май бәйрәме рухында бизәп үзләренең генә түгел, шәһәр халкының да кәефен күтәрделәр. Катнашучылар кулларына флаглар тотып шәһәрнең истәлекле урыннарыннан, төп проспектлардан үттеләр. 
Бу чараның максаты – бәйрәмнең әһмиятен аңлату һәм киләчәк буында хезмәткә мәхәббәт уяту.
«Традицияләр истә, автогигант яшьләре ата-аналарының һәм хезмәттәшләренең хезмәтен бәяли», – дип билгеләп үттеләр егет-кызлар. 
Автогигантның профсоюз комитетында мондый чараларның коллективны берләштерүдә дә әһәмияте зур булуын билгеләп үттеләр. 
Фото: «КАМАЗ» ГАҖ профсоюз комитетыннан алынды.

Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


автойөреш 1 Май «КАМАЗ» ГАҖ

Нет комментариев