Зыян күрүчеләр бармы?
Чаллыда автоаксессуарлар сату һәм аларны техникага урнаштыру белән шөгыльләнүче «Шериф» автоүзәге янды.
Объект Чаллының Пролетарский проездына урнашкан. Бинаның автоаксесуарлар саклана торган беренче катында чыккан янгын 210 кв метр мәйданга зыян салды.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгында кешеләр зыян күрмәгән.
Нет комментариев