Азык-төлек урлаган өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный
Яңалыклар тасмасы

Азык-төлек урлаган өчен 2 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный

Хатын-кыз 4 мең сумлык продукция урлаган.

Хокук саклау органнарына Чаллы гипермаркеты җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән. Сәүдә йортыннан 4 мең сумлык азык-төлек югалган. Полиция урынга барган, гаепләнүченең шәхесен ачыклаган. 43 яшьлек хатын-кыз гаебен таныган, урланган товарны кире кайтарган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Хатын-кызга 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев