Чаллыда бала әнисенең гомерен саклап калган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бала әнисенең гомерен саклап калган

Табиблар килгәндә ул чыннан да аңын югалткан булган.

Чаллыда башлангыч сыйныф укучысы кинәт аңын югалткан әнисенең тормышын саклап калган. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырып, фатирларының ишеген ачкан. 

Бала елый-елый ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыраткан. «Әнинең хәле начар, кузгала да алмый», – дигән һәм фельдшерга Розовый йортның икенче катында яшәүләрен әйткән. Төгәл адресны белмәгән.

Әмма авырулар янына күп йөргән тәҗрибәле фельдшер Любовь Шугаива югалып калмаган. Әлеге гаиләнең кайсы йортта яшәвен ачыклаган һәм беренче бушаган бригаданы  шунда җибәргән. 

Баланың әнисенең кискен авыруы көчәйгән, табиблар килгәндә ул чыннан да аңын югалткан булган. Аңа беренче ярдәм күрсәтеп, табиблар хастаханәгә илткәннәр. Кечкенә герой әлегә әбиләрендә яши, әнисенең терелеп кайтуын көтә. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


чир авыру сәламәтлек бала ана капиталы

Нет комментариев