Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар магазин ачачак

Анда үзләре үк сатучы булачак.

19 мартта «Эврика» мәдәният үзәгендә үзенчәлекле чара көтелә. Гараж-сейл дип аталучы балалар ярминкәсе ачылачак. Ул "Тәрбия" һәм Чаллы Мөхтәсибәте тарафыннан уздырыла. 

Гараж-сейлны, башкача магазинлы уйнау дип тә атап була. Биредә сатучылар да, сатып алучылар да – балалар. Алар гадәттә уенчыклар, кул эшләнмәләре, китаплар, наклейкалар һәм башка шундый кызыклы әйберләрен сата, ди ярминкә оештыручылар. Гараж-сейлда теләгән һәр бала катнаша ала. Әмма аның шартлары бар. Бу чара иң беренче чиратта уен, бизнес түгел. Шуңа күрә бәяләр түбән, 10 сумнан 100 сумга кадәр булырга тиеш. Товарларның чиста, ватылмаган булуы да мөһим.  

Гараж-сейл ярдәмендә балалар дуслар таба, эшмәкәрлек һөнәрен үзләштерә, дуслаша. Сатудан кергән акчаларны алар зәкят итеп тә куллана ала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар балалар бакчасы