Чаллыда балалар начар күрә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар начар күрә

Медицина тикшеренүе нәтиҗәләре билгеле.

Чаллыда 124 мең бала медицина тикшеренүе узган. 26 процент баланың күз күреме начарланган. Бу хакта медсовет утырышында сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рөстәм Ногманов хәбәр итте. Икенче урында сөяк-мускул системасы белән бәйле авырулар тора. Ул 19 процентны тәшкил итә. Балаларның 11 процентында эндокрин системасы белән бәйле авырулар ачыкланган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев