Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баш миенә кан сауган ир-ат гомерен саклап калдылар

Табиблар заманча технология кулланды.

39 яшьлек Семён Лепихин шәһәр хастаханәсенә авыр хәлдә эләгә. Аның баш мие сосудлары шартлый, башкача кан сава. Мондый очракта кеше үлә яисә комага китә. Табиблар тиз арада компьютер томографиясе ясый. Алгы артерийләр аневризмын ачыклый. Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең рентгенхирургы Дмитрий Ядыков:

- Сосудлар аневризмы - юка капчык сыман. Шуннан кан ага. Без шул капчыкның эченә махсус спираль тутырдык. Ул кан агымын туктата. Башны ярып операция ясауга яхшы альтернатива.   

Сосудлар аневризмы озак вакыт үзен берничек тә сиздермәскә мөмкин. Әмма көтмәгәндә кеше гөмерен өзә. Шуңа күрә аны алдан ачыкларга һәм дәваланырга кирәк ди табиблар. Бүгенге көндә сосудлар торышын ангиография, компьютер һәм магнит-резонанс томографияләре ярдәмендә тикшерәләр. 

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең матбугат хезмәте фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб