Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер авыруның йөрәгеннән 7 см зурлыкта шеш алганнар

Ир-ат еш кына тыны кысылудан һәм башы әйләнүдән җәфа чиккән.

Чаллы табиблары 36 яшьлек ир-атның йөрәгеннән 7 см зурлыкта шеш алганнар. Операцияне аңа Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) хирурглары ясаган. Алар пациентны ясалма кан әйләнеше системасына тоташтырып торганнар. 

Белгечләр сүзләренә караганда, шеш озак вакыт дәвамында үскән булырга мөмкин. Авыру еш кына тыны кысылудан һәм башы әйләнүдән җәфа чиккән. 

Хәзерге вакытта пациентның хәле канәгатьләнерлек. УЗИ күрсәткечләре буенча, аның шеш нәтиҗәсендә зурайган йөрәге ике тапкырга диярлек кимегән. 

фото: Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы