Чаллыда ял итү өчен бер пляж яраклы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ял итү өчен бер пляж яраклы

Роспотребнадзор Татарстанда нибары 5 пляжга рөхсәт бирде

Татарстанда булган 26 пляждан бишесе генә рекреацион максатларда куллануга санитар-эпидемиологик рөхсәт алды. Шәһәрдәшләр өчен яхшы хәбәр: бу исемлектә Чаллы пляжы да бар.

Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан ял итү өчен рөхсәт ителгән пляжлар исемлеге:
• Чаллы шәһәре, 38 нче һәм 12 нче микрорайоннарга каршы, Ф. Табеев исемендәге Яр буе урамындагы шәһәр пляжы.
• Зәй шәһәре, Заинск-2 мкр. пляжы, Красная площадь ур.
• Актив ял зонасы булган пляж, Буа районы, Мишәр авылы, Буа Алан ур.
• Алабуга шәһәренең көньяк читендәге пляж.
• Түбән Кама районы, Красный Ключ бистәсе, "Кама" шәһәр пляжы.

2026 елның 5 июненә булган тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, югарыда күрсәтелгән сулыклардагы су гигиена нормативларына тулысынча туры килә.

Сулыклардагы суның тикшерелгән нәтиҗәләре турындагы актуаль мәгълүмат атна саен яңартыла.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев