Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер үк көнне ике баланы бәрдерделәр

Аларның берсе бик авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.

Чаллыда кичә берьюлы ике җитди юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларның икесендә дә җәяүлеләр зыян күрде. 

Беренче очрак кичке өчтә 11 комплекстагы йортларның берсе янында була. 34 яшьлек йөртүче, тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә, ишегалдындагы юлдан чыгып баручы 5 яшьлек кызчыкны бәрдерә. Аны Кама балалар медицина үзәгенә алып китәләр. Бәхеткә, кечкенә шәһәрдәшебезнең саулыгына җитди зыян килми. Табиблар караганнан соң аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Икенче очрак 19:45 минутта Алиш урамында була. Биредә 45 яшьлек Land Rover автомобилен йөртүче зебрадан чыгучы 12 яшьлек малайга юл бирми. Нәтиҗәдә, бала бик авыр хәлдә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла. Дәвалау учреждениесенең матбугат хезмәте белгече Айгөл Солтанова белдерүенчә, яшүсмер реанимациядән нейрохирургия бүлегенә күчерелгән. Аның хәле тотрыклы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар