Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда радио редакторы вафат

Күптән түгел аның апасы үлгән булган.

Тагын кайгылы хәбәр килеп иреште. Бүген иртән КамАЗ радиосының беренче редакторы, шагыйрә Наталья Первова вафат булган.

 «Гомерлек дусларны мәңгелеккә югалту бик авыр хәл. 45 ел дус, тату яшәдек. Наталья Ивановнага быел җәй 84 яшь туласы иде. Сәламәтлеге начар иде. Аны карарга Себердән 87 яшьлек апасы күчеп кайтты. Үз аягында, үз акылындагы Маргарита Ивановна сеңлесен тәрбияләп торды. Әмма бер-ике көн югары температура белән чирләгән дә, ашыгыч ярдәм машинасында инфарктан китеп тә барды. Күптән түгел генә 9 көнен уздырган идек. Бүген инде сеңелесе дә вафат булды. Урыннары җәннәттә булсын», – диде матбугат ветераны, күренекле журналист Илиса Ганиева. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига үлем-китем