Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда берьюлы ике редактор алышынды

«Газета да, журнал да ышанычлы кулларда», - ди Чаллының татар матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова.

Бүген Чаллының татар матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова "Көмеш кыңгырау" газетасының һәм "Мәйдан" журналының яңа баш редакторларын тәкъдим итте. Популяр татар журналына баш мөхәррир итеп тәҗрибәле журналист Резидә Гасыймова билгеләнде. Моңарчы ул 4 ел буе "Көмеш кыңгырау" газетасын җитәкләде. Аның урынына балалар газетасында редактор урынбасары вазыйфасын башкарган Айсылу Сәлимова билгеләнде. 

"Бүген Чаллының абруйлы басмаларына җитәкчеләр билгеләдек. Аларның үзебезнең арадан булулары бик сөендерә. Газета да, журнал да ышанычлы кулларда", - дип котлау сүзләрен җиткерде Чаллының татар матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова.

"2011 елда курка-курка гына килгән идем мин "Көмеш кыңгырау"га. Эшне нидән башларга да белми торганым әле дә хәтердә. Әмма бүгенге көндә мин тормышымны бу газетадан башка күз алдына да китерә алмас дәрәҗәдә яратам. Китүе бик авыр. "Мәйдан" журналында үземнең иңгә-иң куеп эшләгән кызларым булганга, яңа эшемдә дә уңышлы гына эшләячәгебезгә ышанам", - диде Резидә Гасыймова.

Резидә Юсупова "Мәйдан" журналында баш редактор вазыйфаларын вакытлыча башкарган шагыйрь Лилия Гыйбадуллинага да зур рәхмәтләрен җиткерде. Ул әлеге урында 5 ай эшләде.

"Калам дигән булсаң, беләсең, журналга редактор итеп сине куя идек", - диде Резидә Юсупова. Лилия Гыйбадуллина: "Миңа әле иртәрәк, иҗат эшләрем дә бар", - дип җавап бирде. Ул элекке урынына - журналның шигърият бүлегенә кире кайтты.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев