Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда быел нинди йорт ишегаллары тәртипкә китереләчәк?

Төзекләндереләчәк йорт ишегаллары исемлеге билгеле.

Татарстанның “Безнең ишегалды” проекты Чаллыда 4нче ел рәттән гамәлкә ашырыла. Быел шәһәрдә барлыгы – 84 йорт яны тәртипкә китереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1,9 миллиард сум акча бүленеп бирелә. 

Исегезгә төшерәбез, проект кысаларында йорт яны тулысынча төзекләндерелә: юллар ясала, яңа яктырткычлар, эскәмияләр урнаштырыла, балалар мәйданчыгы корыла.  

Узган ел шәһәрдә халык белән җыелышлар уздырылды. Аларны проект белән якыннан таныштырдылар, фикер-теләкләрен тыңладылар. Хәзерге вакытта эскәмия, чүп савытлары, балалар өчен атынгычлар һәм башка шундый җиһазларга заказ ясала. Көннәрне җылыту белән, апрель аенда эшкә керешергә уйлыйлар.  

Яңа сулыш алачак йорт ишегаллары исемлеге.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт йорт ишегалды