Чаллыда чыгарылыш сыйныф укучыларына 2341 бюджет урыны бар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чыгарылыш сыйныф укучыларына 2341 бюджет урыны бар

Бу хакта мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов хәбәр итте.

Шәһәрнең  һөнәри белем бирү учреждениеләре: 10 көллият һәм бер техникум малайлар һәм кызлрага 2341 бюджет урыны тәкъдим итә. Аларның 10 проценты махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның балаларына каралган.  
Урыннар түбәндәгечә бүленә: Васильев исемендәге көллият – 425, Чаллы политехника көллияте – 325, Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте – 370, Поташов исемндәге техник көллият – 375, Чаллы технология техникумы – 325. Шулай ук медицина көллиятендә – 180, педагогия көллиятендә – 170, КФУның инженер-икътисад көллиятендә – 100, Чаллы сәнгать көллиятнедә 61 кеше бушлай укый алачак. 
«КАМАЗ» ГАҖ 9 белгечлек буенча укучыларны максатчан укыта. Бу аларга автогигантта практика узуны һәм диплом алгач эшкә урнашуны гарантияли. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бюджет урыннары

Нет комментариев